«Китап патшалыгында» экскурсиясе (6+)

1 ноябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре китапханәгә тәүге тапкыр килгән балалар өчен «Китап патшалыгында» дигән таныштыру экскурсиясе уздырды. 

В книжном царстве
фото 1
IMG_20221101_135515
IMG_8322
фото2

Яшь китап сөючеләр Китап патшалыгы буйлап сәяхәт кылды һәм аның барлык китап шәһәрчекләрендә булды. Балалар китабы шәһәре сәяхәтчеләрне иң матур балалар китаплары һәм комикслар белән куандырды, Белешмә энциклопедияләре шәһәре белешмәлекләр һәм сүзлекләр рәвешендә зур фәнни китаплар белән таныштырды, Сәнгать шәһәре матур картиналар һәм рәсем ясау, архитектура буенча китапларны күрсәтте, Абонемент шәһәре үзенең зурлыгы һәм китап киштәләренең күплеге белән гаҗәпкә калдырды, ә Милли китап шәһәре китапларының һәм милли бизәкләрнең матурлыгы белән сокландырды. 

Сәяхәт ахырында кызлар һәм малайлар укучы формулярын тутыру серләрен белде һәм Китап патшалыгына тагын килергә сүз бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: